19.04.2017


Иске обрядлылар җырлары Благовещение чиркәве тарихы музеенда яңгыраячак

21 апрель 17:00 сәгатьтә «Татарстанның музейлы язы 2017» Җөмһүрияткүләм чаралары кысаларында, Благовещение чиркәве тарихы музеенда Иске обряд рус православ чиркәве Казан-Нократ епархиясе хорының Пасхага багышланган концерты. Программада XVI-XVII гасыргы пасха җырлары знаменный, путевой һәм демественный распевларда башкарылачак.

Сверловск төбәк өйрәнү музееннан китерелгән «Невьян могҗизасы» күргәзмәсе борынгы рус мәдәнияте беән танышырга мөмкинчелек бирер. Күргәзмәдә XVIII–XIX гасырда иҗат иткән үзенчәлекле Невьян икона башкару мәктәбе әсәрләре, бакыр савыт-саба, иске обрядлыларның көндәлек кирәк-яраклары, китаплары, традицион киемнәре. Күреп калыгыз! Күргәзмә 23 апрель ябыла.

10+

Билет бәясе – 100 сум

Телефон: (843)567-81-62, 89178783247



Билетны онлайн ал!

18.04.2017


Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне белән

18 апрель, Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне уңаеннан, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы кунакларына махсус бүләк әзерләде - бүген күргәзмәләрне һәм даими эшләп килүче экспозицияләрне бушлай карау мөмкин иде.

Фоторепортаж...

18.04.2017


«Гомер» күргәзмәсе

20 апрель 10 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Гомер» мультимедиа күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган.

Күргәзмә моңа кадәр күрелмәгән ысул белән сугыш турында сөйләячәк: мультимедия технологияләре һәм киносәнгать аша, зур экраннарда тавыш һәм ут уены аша. Тамашачылар 1941 елгы вәхши хәлләрендә катнашырлар, 1945 елның шатлыклы җиңү көннәренә, батырларча сугышу атмосферасына чумырлар. Сугыш чынбарлыгы җан кергән рәсемнәр аша, тавышлар аша гәүдәләнер. Сугыш кырында булу хисен тудыру өчен киң форматлы проекторлар, 40 метр киңлектәге экран, музыкаль бизәлеш кулланыла.

Әлеге мультимедиа күргәзмә беренче мәртәбә Киров (Нократ) шәһәрендә 2015 елда ачыла. 2016 елның июньаенда күргәзмә Идел буе федераль округы шәһәрләрендә күрсәтелә башлый. Чуваш иле, Удмуртия, Мари иле, Сембер, Пермь, Түбән Новгород өлкәләрендә 30000нән артык кеше күргәзмәне караган.

Сугышның төп вакыйгалары турында заманча форматта белү, Бөек Ватан сугышының җанланган уникаль кадрларын күрү 2017 елның 20 апреленән 10 маена кадәр «Манеж» күргәзмә залында мөмкин.

Проектны Русиянең хәрби-тарихи җәмгыяте, Киров өлкәсе хөкүмәте оештырган. Күргәзмәне Татарстанда күрсәтү Татарстан Хөкүмәте һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы ярдәме белән оештырыла. Фикер авторы – «Росвидео» өлкә яшьләр үзәге (Киров шәһәре).




«Манеж» күргәзмә залының эш сәгатьләре:

сишәмбе-пәнҗешәмбе, шимбә-якшәмбе – 10.00 - 18.00 (касса 17.30 кадәр)

җомга – 11.00 - 20.00 (касса 19.30 кадәр); дүшәмбе – ял көне

Күргәзмәнең соңгы сеансы «Манеж» күргәзмә залы ябылуына 40 минут кала башлана. Күргәзмәгә керү бушлай. +7(912)709-55-84 телефоны аша яисә пфо.выставкажизнь.рф сәхифәсендә алдан язылу мәҗбүри

Телефон: (843) 567-80-67, 567-80-68

17.04.2017


Казан Кремлендә тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре турында фикер алышалар

17 апрель, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне алдыннан, «Казан Кремле» музей-тыюлгында «Туристик өлкәне үстерүдә тарихи һәм мәдәни мирасның әһәмияте» VI Фәнни-гамәли конферециясе ачылды.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Сембер, Йошкар-Ола, Череповец һәм Татарстанның фәнни оешмалары, музейларының хезмәткәләре мәдәни мирасны саклау, актуальләштерү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту юллары турында фикер алыша.

Тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният институты фән буенча проректоры Рафаэль Валеев фикеренчә, узган елгы конференция тарихи һәм мәдәни мирасны саклауда иҗтимагый оешмаларның һәм хөкүмәтнең роленә багышланган булса, хәзерге конфереция күбрәк тарихи застройкаларны саклау билгеләнгән. Әлеге мәсьәлә быелгы конференциянең төп юнәлеше итеп кабул ителде.

Татарстан табигать тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының экскурсияләр бүлеге хезмәткәрләре докладлар белән чыгыш ясады.

18 апрель конференция Казан дәүләт мәдәният институтында түгәрәк өстәлләр, студентлар олимпиадасы рәвешендә дәвам итәчәк.

Программаны алу




Фоторепортаж...

15.04.2017


Галәми атна дәвам итә

15 апрель 15.00 - 16.00 сәгатьтә Татарстан табигать тарихы музеенда һәр теләгән кеше чын галәми ризык авыз итә алачак.

Космонавтлар орбитада нинди ризык ашый? Космоста ашала торган борщ һәм харчо ашының тәме нинди? Ә тюбиктагы эремчек гади эремчек кебек тәмлеме? Ә аны алма пюресы белән кушып капсаң? Кызыксындырсак, рәхим итегез!

Билетларны онлайн ал!




Билет бәяләре

Олылар өчен – 250 сум

Студент, пенсионерлар – 100 сум

Мәктәп укучылары – 80 сум

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 567-80-37, 567-80-35

14.04.2017


Биләрнең мәдәнияте һәм көндәлек тормышы белән Казан Кремлендә таныштырдылар

14 апрель Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Биләр – Бөек шәһәр» дигән күргәзмә ачылды.

2017 ел - Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгы 25 еллыгын билгеләп үтә. Биләр музей-тыюлыгы Татарстан тарихы һәм мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия хәзинәләрне туплый һәм саклый. 2017 елда танылган археолог Альфред Халиков җитәкчелеге астында 1967 елда эшен башлап җибәргән Биләр археологик экспедициясенә 50 ел тула. Берничә дистә ел Казан археологлары алып барган эзләнүләр нәтиҗәсендә урта гасырларда чәчәк аткан шәһәр турында күп кенә материал тупланган.

«Тарих белән кызыксынучыларны бу күргәзмә җәлеп итер, дип ышанабыз. Без Болгар, Казан Кремле турында күп сөйлибез, ләкин Биләрнең беренчеләрдән бер дә ким ягы юк. Тарихи китапларда Биләр юкка гына Бөек шәһәр дип аталмаган. Биләр үз вакытының Константинополь, Багдад шәһәрләре белән бер рәттә торган», – дигән фикерен «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җитәкчесе Зилә Валиева белдерде.

Биләр шәһәре - Идел буе Болгар иленең әһәмиятле административ, икъдисади, мәдәни үзәге булган. Ә XVII – XVIII гасырларда Чулман арты оборона ныгытмаларына нигез дә булган.

Күргәзмәне ачу тантанасында Альфред Халиковның эшен дәвам итүче, тарих фәннәре докторы, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесенең урынбасары Фаяз Хуҗин да катнашты. 1969 елда, беренче курс студенты, ул Биләр экспедициясендә катнаша. Фаяз Хуҗин Альфред Халиков турында истәлекләрен, кызыклы хәлләр турында сөйләде.

Күргәзмәдә борынгы шәһәрнең материаль һәм рухи мәдәниятен чагылдыручы экспонатлар күрсәтелә: кара һәм төсле металлургия әйберләре, хәрби эш артефактлары, сөяк кисеп ясау, чүлмәк ясау, пыяла җитештерү һәм зәркән ясау, сәүдә әсбаплары, читтән китерелгән әйберләр. Тамашачылар Биләр шәһәрен археологик өйрәнү тарихы белән таныша алачаклар. Бу бүлектә XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы сәяхәтчеләре һәм археологларының кулъязмалары, археологик экспедицияләрнең отчётлары, кыр көндәлекләре, археологларның портретлары, архитектур корылмаларның художестволы реконструкцияләре, Биләр шәһәренең, хәрабәләрен өйрәнү фотографияләре күрсәтелә.

Уникаль экспонатларның берсе - XI гасырда Иранда җитештерелгән керамик касә. Әлеге әйбер Биләрдә казынулар вакытында табыла. Дөньяда мондый касәләр дүртәү, димәк, бу зур ачыш, кадерле экспонат.

«Без Казаннан ерак урнашкан, шуңа да туристлар безгә килергә ашкынып тормый, килсәләр дә - җәй көнне генә. Шуңа да без бу күргәзмәгә зур уңышка караган кебек карыйбыз. Күргәзмәне караучылар, кызыксынып, Биләр тыюлыгына да килер дип өметләнәбез», – диде Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы җитәкчесе Әнәс Кутуев.

Күргәзмәне әзерләүдә Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигать музей-тыюлыгы, ТҖ ФА каршысындагы А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Казан Федераль университетының Археология музее, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә катнашты.

Татарстан дәүләтчелге тарихы музееның эш сәгатьләре:

Сшмб-пҗшмб, шмб-якш – 10.00 - 18.00 (касса 17.30)

Җмг – 11.00 - 20.00 (касса 19.30)

Билет бәясе: 80 сум

Телефон: (843) 567-80-85

14.04.2017


Татарстан Җөмһүриятенең Экология һәм табигать ресурслары министры - «Эрмитаж-Казан» үзәгендә кунакта

14 апрель Татарстан Җөмһүриятенең Экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Әбделганиев «Эрмитаж-Казан» үзәгендә эшләп килүче «Русиянең кыргый табигате - 2016» күргәзмәсе белән танышты.

Экспозициядә «Русиянең кыргый табигате» Русиякүләм фотоярыш җиңүчеләре һәм лауреатларының ике йөздән артык эше күрсәтелә. Фотоярышны «National Geographic Россия» журналы һәм Рус география җәмгыяте 2011 елдан бирле уздыра.


Фоторепортаж...

14.04.2017


Казан Кремле музейларын бушлай карау мөмкинлеге

18 апрель, Халыкара тарихи урыннар һәм һәйкәлләрне саклау көне уңаеннан, Казан Кремле музейлары бушлай эшләячәк. Татарстан табигать тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее, Благовещение чиркәве тарихы музее 10:00 - 18:00. Ислам мәдәнияте музее – 9:00 - 19:30.

13.04.2017


«Казан Кремле» музей-тыюлыгы - KITS-2017 күргәзмәсендә

13-15 апрель «Казан Кремле» музей-тыюлыгы 22-нче халыкара «Туризм һәм спорт» күргәзмәсендә катнаша. Әлеге чара «Казанская ярмарка» күргәзмә үзәгендә уза. Идел буе туризм индустриясе өчен иң абруйлы чараларының берсендә Казан Кремле үзенең туристик мөмкинлекләрен, күргәзмәләрен, музей программаларын тәкъдим итә.

Быел күргәзмәдә Русиянең 20 регионы белән беррәттән Индия, Кытай һәм Төркия вәкилләре дә катнаша.


Фоторепортаж...

11.04.2017


Благовещение чиркәве тарихы музеенда Музейлы яз башланды

21 апрель 12.30 – «Шәһри Казанга дан. Беренче экскурсия «Благовещение чиркәве - Казанның баш православ престолы» музей программасы.

Казанның иң борынгы чиркәвенең тарихы, аның белән бәйле вакыйгалар, шәхесләр.

Билет бәясе (төркемнәр өчен): 10 кешегәчә –300 сум, 50 кешегәчә – 500 сум, музейга керү бәясе – 100 сум.

21 апрель 17.00 – Иске обряд рус православ чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе хорының Пасхага багышланган концерты. «Невьян могҗизасы» күргәзмәсенең ябылуы. Программада XVI-XVII гасыргы пасха җырлары знаменный, путевой һәм демественный распевларда башкарылачак.

10+

Билет бәясе – 100 сум.

22 апрель 12.30 – «Шәһри Казанга дан. Икенче экскурсия «Иконалар нәрсә турында сөйли?» музей программасы.

Иконаларны хөрмәтләр - рус рухи мәдәниятенең мөһим бер өлеше. Икона православ кешенең тормышында зур урын алып тора. Экскурсион программада без православ икона турында сөйләшербез.

Билет бәясе (төркемнәр өчен) 10 кешегәчә –300 сум, 50 кешегәчә – 500 сум, музейга керү бәясе – 100 сум.

22 апрель 14.00 – «Пасха бизәкләре» мастер-классы.

10+

БИлет бәясе – 350 сум.

22 апрель 17.00 – «Заступница» документаль-художестволы фильмны карау. Тарихи фильмда документаль һәм уйналган кадрлардан тезелгән. Сюжет Казан Изге ана иконасының Ватикан күчермәсе турында. Рольләрне башкаралар: Дмитрий Дюжев, Ольга Будина, Николай Бурляев.

7+

Билет бәясе – 100 сум

23 апрель 09.30 – «Православ Казан» циклыннан экскурсия. «Җылантаудагы Свято-Успен монастыре».

Идел буе ирләр монастырьларыннан иң борынгы саналган, Җылантауда урнашкан Свято-Успен монастыренә нигезне Иоанн IV Грозный нигез сала. Максаты - Казанны алганда хәлак булган сугышчыларны искә алу өчен.

12+

Билет бәясе: тулы бәя – 650 сум, мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар – 550 сум.

23 апрель 11.00 – «Борынгы рус каллиграфиясе. Пасханы ясыйбыз» мастер-классы. 10+

Билет бәясе – 150 сум

23 апрель 15.30 – «Благовещение чиркәвендә очрашулар» лекторие. «Благовещение чиркәвендә дивар бизәлеше».

Керү бушлай!

24 апрель 12.30 – «Шәһри Казанга дан. Беренче экскурсия «Благовещение чиркәве - Казанның баш православ престолы» музей программасы.

Билет бәясе (төркемнәр өчен) 10 кешегәчә –300 сум, 50 кешегәчә – 500 сум, музейга керү бәясе – 100 сум.

25 апреля 12.30 – «Шәһри Казанга дан. Икенче экскурсия «Иконалар нәрсә турында сөйли?» музей программасы.

Билет бәясе (төркемнәр өчен) 10 кешегәчә –300 сум, 50 кешегәчә – 500 сум, музейга керү бәясе – 100 сум.

26 апрель 12.30 – «Шәһри Казанга дан. Өченче экскурсия «Православ чиркәүнең эчке бизәлеше» музей программасы.

Христианнар өчен православ чиркәү - ул дөньяның образы. Экскурсия кысаларында без гөмбәз һәм чиркәүнең башка өлешләренең нәрсә аңлатканын, иконостаста кешелек тарихы тасвирлануын һәм төрле башка темаларга сөйләшербез. Храмда люстралар булмавының һәм гыйбадәт вакытында инструменталь музыканың яңгырамау сәбәбен аңлатырбыз.

Билет бәясе: (төркемнәр өчен) 10 кешегәчә –300 сум, 50 кешегәчә – 500 сум, музейга керү бәясе – 100 сум.

26 апрель 17.00 – Казан Изге ана монастыренең Архиерей хоры зур концерт уздыра - «Кызыл Пасха». Программада христиан бәйрәмнәренең иң олысы булган Пасха шатлыгын аңлатучы әсәрләрдән тезелгән!

7+

Билет бәясе – 350 сум.

Билетны онлайн ал!




Язылу өчен телефоннар: 8(843)567-81-62, 89178783247



   Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов  Яндекс цитирования     Яндекс.Метрика

Информация о сайте    Карта сайта    Контакты



© 2007–2013  Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Казанский Кремль»

© 2007–2013  Мультимедиа-издательство «Казанский Альбом»


Почта (вход для сотрудников)      Вход для турфирм и Call-центра